Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вазыйфаи затларының Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.61 статьясында каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү вәкаләтләре турында

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

2020 елның 1 апрелендәге 99-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.3 статьясына 6.4 өлеш өстәлде, аның нигезендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарындагы вазыйфаи затларның гадәттән тыш хәлләрдә яки андый хәл барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.61 статьясында каралган административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзү хокукы билгеләнә.

         Федераль законны үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм аларның Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.61 статьясында каралган административ хокук бозулар буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлары исемлеген раслау хакында» 2020 елның 6 апрелендәге ПУ-224 номерлы Указы кабул ителде (Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 30 декабрендәге ПУ-913 номерлы Указы нигезендә кертелгән үзгәрешләре белән), аның нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең вазыйфаи затларына Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.61 статьясында каралган административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзү вәкаләтләре бирелде.

Гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы янаган территориядә яки гадәттән тыш хәл зонасында югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү  кисәтү бирү яки гражданнарга – бер меңнән утыз мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – ун мең сумнан илле мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча гына эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларга – утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз мең сумнан өч йөз мең сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә административ җәзага тартуга сәбәп була.

Әлеге нормаларны үтәү йөзеннән, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре бозылган очракларны ачыклаганда, ТР Дәүләт торак инспекциясе вазыйфаи затлары тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.61 статьясы буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International