2021-2022 елларның ягып җылыту чорына торак фондын әзерләү барышын тикшереп тору

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Бөгелмә районара торак инспекциясе 2021-2022 елларның ягып җылыту чорына торак фондын әзерләү барышын тикшереп тору эшенә йомгак ясады. Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында 2021-2022 елларның ягып җылыту чорына 2121 күпфатирлы йортны әзерләү таләп ителә иде, шуларның 1375 – үзәктән җылытыла, 746 – индивидуаль җылытыла.

Торак фондының киләсе ягу сезонына әзерлеген раслаучы барлык документлар «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы таләбе буенча ИК, ТМШ карата 2021-2022 елларның ягып җылыту чорына күпфатирлы йортларның әзерлеге тикшерелде. Сайланма тикшерү барышында гомуми мәйданы 59,88 мең кв.м булган 25 йорт тикшерелде. 13 күпфатирлы йортта Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары, аерым алганда: подвал бүлмәсендә торбаүткәргечләрнең җылылык изоляциясенең, йорт нигезенең, цокольнең төзек төзек булмавы ачыкланды. Югарыда күрсәтелгән йортларга әзерлек паспортлары торак фонды мониторингында урнаштырылган. Әлеге фактлар буенча ИК, ТМШ карата тикшерү актлары төзелде һәм чаралар күрү өчен Бөгелмә шәһәре прокуратурасына җибәрелде.

Торак фондын планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында Бөгелмә районара торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан гомуми мәйданы 60,61 мең кв.метр булган 20 йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган бозулар буенча ИК, ТМШ адресына 15 күрсәтмә бирелде, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.22 ст., 19.5 ст. 1 өлеше, 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 5 беркетмә төзелде, 72,0 мең сумлык административ штрафлар салу турында карарлар чыгарылды. Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан бирелгән барлык күрсәтмәләр дә тулы күләмендә үтәлгән. 

Тышкы һава температурасы салкынаю сәбәпле, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнары башкарма комитетлары тарафыннан 2021-2022 еллардагы ягып җылыту сезоны башлануы турында күрсәтмәләр расланган. Күпфатирлы йортларга җылылык бирү вакытында оператив җавап бирү максатында, Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан җылылык белән тәэмин итмәү мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» телефоны эше оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International