Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән 2021 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан «Мечта-2» торак милекчеләре ширкәтенә карата планлы тикшерү үткәрелде.
Лениногорск районының Ленин урамы, Шөгер авылы буенча торак милекчеләре ширкәте идарәсендә булган 18, 19, 56 нчы күпфатирлы йортларның техник торышын тикшерү нәтиҗәсендә күпфатирлы йортларның гомуми милеген карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды, аерым алганда: болдыр баскычлары өлешчә җимерелгән, урыны-урыны белән биналарның цоколь өлешендәге штукатурка купкан, подвалларда көнкүреш чүп-чары бар.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен «Мечта-2» күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте Бөгелмә районара торак инспекциясе җитәкчесе карары нигезендә административ штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Бөгелмә районара торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча ачыкланган бозулар бетерелгән.
Халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау тәртибенә үткәрелгән документар тикшерү барышында хокук бозу очраклары ачыкланмады.