2021 елның 15 июлендә 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә беркетмәсенең 1 пунктын үтәү йөзеннән Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан «Алексеевск районы ИК» ҖЧҖ идарәче оешмасына күпфатирлы йортларның фасадларында урам исемнәре һәм йорт номерлары язылган табличкалар (адрес атрибутикасы) булдыру һәм аларны карап тоту өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде.
Хәзерге вакытта «Алексеевск районы ИК» ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан әлеге кисәтү үтәлгән – Алексеевск шәһәр тибындагы поселогының Бутлеров урамы, 2а; Гагарин урамы, 16а, 17; Куйбышев урамы, 47; Ленин урамы, 74, 82; Набережная урамы, 7, 8 адресларында урнашкан күпфатиры йортларның фасадларына 2 дәүләт телендә (рус һәм татар) адрес атрибутикасы урнаштырылган.