Лицензия алырга теләүчеләр, лицензиатлар игътибарына! Электрон формада дәүләт хезмәте күрсәтү турында

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күрсәтелә торган «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү» дәүләт хезмәте электрон формада эшләнде һәм 2021 елның 2 июленнән башлап Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталына чыгарылды.

Дәүләт хезмәте электрон формада күрсәтелергә мөмкин, дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза онлайн-режимда Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru/) бирелә.

Даими рәвештә электрон дәүләт хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеген алу өчен Идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасында теркәлү процедурасын узарга һәм түбәндәге ысулларның берсе аша шәхесне расларга кирәк:

- шәһәрнең теләсә кайсы Күпфункцияле үзәгенә яисә Идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасыннан файдаланучыларга хезмәт күрсәтү үзәкләренең берсенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә, үзең белән паспорт һәм СНИЛС алып килергә;

- Россия почтасы аша заказлы хат белән шәхесне раслау кодын соратырга яисә шәхси кабинетта Россия Почтасыннан шәхесне раслау кодын алу өчен заказ ясарга;

- көчәйтелгән квалификацияле электрон имза яки универсаль электрон карта (УЭК) чаралары ярдәмендә шәхесне расларга.

Болар белән беррәттән, юридик затлар, шәхси эшкуарлар өчен Россия Федерациясе Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасындагы шәхси кабинет аша, түләү алмыйча гына, лицензияләүче органның көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланган электрон документ рәвешендә лицензияләр реестрыннан өземтә алу турында гариза бирү мөмкинлеге бар.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү өстенлекләре:

- дәүләт органнарына бару күләме кими;

- финанс чыгымнары кими һәм вакыт янга кала (дәүләт хезмәте күрсәтү өчен гаризаны теләсә кайсы урыннан һәм уңайлы вакытта Интернет аша җибәрергә мөмкин);

- электрон хезмәтләр күрсәтү барышын тикшереп тору мөмкинлеге;

- дәүләт хезмәтләре күрсәтү вакыты кыскара;

- хезмәтләр күрсәтү турында тәүлек әйләнәсе мәгълүмат (хезмәт күрсәтү урыннары, бәясе, вакыты һәм тәртибе) алу мөмкинлеге;

- коррупция куркынычлары кими.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International