Нурлат муниципаль районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

2021 елның 26 августында Чистай районара торак инспекциясе, Нурлат шәһәре прокуратурасы белән берлектә, 2021 елда Нурлат муниципаль районында капиталь ремонт программасына кертелгән күпфатирлы торак йортларга сайланма тикшерү уздырды. Гагарин урамы, 2; Гыйматдинов урамы, 61; Завод тыкрыгы, 5; Козлов урамы, 12; Красноармейская урамы, 61 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортлар тикшерелде.

Гагарин урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан 5 йортның бары тик берсендә генә эшчәнлек башкару сыйфаты бозылмаган. Калган 4 йортта кайбер хокук бозу очраклары ачыкланды, аерым алганда:

- Гыйматдинов урамы, 61 (подрядчы «Домстрой» ҖЧҖ): ишекләр дөрес урнаштырылмаган һәм ишек элмәкләре дөрес ныгытылмаган; аерым подъездларда ишекләр урнаштырылганнан соң, бусагалар куелмаган; баскычлы урыннарда тәрәзәләрнең эчке уемтыклары төзәтелмәгән;

- Красноармейская урамы, 61 (подрядчы «Домстрой» ҖЧҖ): йорт нигезе сыйфатсыз башкарылган (аерым участокларда авышлыклар дөрес түгел); подъездларда ишекләр урнаштырылганнан соң бусагалар куелмаган;

- Завод тыкрыгы, 5 (подрядчы – «Новый дом» ҖЧҖ): аерым подъездларда ишек урнаштырганнан соң уемтыклар төзәткәләнмәгән; 3 подъездда ишек урнаштырылганнан соң бусага ясалмаган;

- Козлов урамы, 12 (подрядчы «АСБ» ҖЧҖ): подъездларда ишекләр урнаштырылганнан соң уемтыклары төзәткәләнмәгән; подъездларда ишекләр урнаштырылганнан соң бусагалар куелмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурор йогынтысы чаралары күрелде, җитешсезлекләрне җибәргән подрядчы оешмаларга Нурлат шәһәре прокуратурасы тарафыннан бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International