Зәй шәһәренең Энергетиклар урамы буенча 5 номерлы йортта яшәүчеләрнең, түбә торышы канәгатьләндерерлек булмау сәбәпле, фатирларны су басуына кагылышлы мөрәҗәгате Түбән Кама районара торак инспекциясе контролендә тора.
Гомуми йорт милкен ремонтлау һәм карап тоту кагыйдәләрен бозуның ачыкланган очраклары буенча мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча, «Уңайлы Йорт» ТМШ идарәче оешмасы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 статьясы («Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу») буенча 40 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылган иде.
Административ җәза билгеләү турындагы карар үтәлмәгән, административ штраф түләнмәгән, шуңа күрә «Уңайлы Йорт» ТМШ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Административ эш Зәй җәмәгать суды тарафыннан каралды. «Уңайлы йорт» ТМШ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 80 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.