Яр Чаллы районара торак инспекциясенә күпфатирлы йортның торак урын милекчесе тарафыннан үз белдеге белән үзгәртеп планлаштырылу факты буенча мөрәҗәгать алынды.
Эшләр башкарылган торак урын милекчесе, торакка керү мөмкинлеген тәэмин итмичә, тикшерү үткәрүгә аяк чала, шул рәвешле инспекция вазыйфаи затының законлы эшчәнлегенә комачаулый.
Әлеге факт буенча торак инспекциясенең вазыйфаи заты тарафыннан милекчегә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.4.1 ст. 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелә, эш материаллары карар кабул итү өчен Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судына җибәрелә.
2021 елның 12 августында ТР Яр Чаллы шәһәре җәмәгать суды милекчене гаепле дип таныды һәм 500 сум күләмендә административ штраф салу турында карар чыгарды.