Яр Чаллы районара торак инспекциясенә Яр Чаллы шәһәре Комсомол Яр буе урамының 28 нче йортындагы күпфатирлы йортта яшәүчеләр үзгәртеп планлаштыру буенча күршеләре үткәргән эшләр белән килешмичә мөрәҗәгать иттеләр.
Күчмә тикшерү барышында торак инспекциясе тарафыннан, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының югарыда күрсәтелгән торак бинаны үзгәртеп коруны һәм (яки) үзгәртеп планлаштыруны килештерү турында баш тартуына карамастан, үзгәртеп планлаштыру буенча эшләр башкарылуы ачыкланды.
Милекче 5 нче каттагы бүлмәләр арасында һәм 6 нчы каттагы мансардта бүлмәләрне демонтажлау юлы белән ремонт-төзелеш эшләре алып бара. Планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре буенча милекче административ җаваплылыкка тартылды, аңа 2000 сум күләмендә административ штраф салынды. Штраф түләнде.
Әлеге йортта яшәүчеләр мондый эшләрне күпфатирлы йортта үткәрү белән килешмәгән һәм судка мөрәҗәгать иткән.
Яр Чаллы шәһәре суды, торак йорт милекчеләренең дәгъва гаризасын карап, бирелгән таләпләрне тулысынча канәгатьләндергән. Шул ук вакытта суд эксперт бәяләмәсенең дәгъва таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез була алмавын күрсәтә, чөнки башта җавап бирүче гамәлдәге законнарда каралган торак урынын килештерү һәм үзгәртеп планлаштыру тәртибен бозуга юл куйган. Җавап бирүче тиешле органнар белән үзгәртеп планлаштыруны килештермәгән, җирле үзидарә органының тиешле карары булмаган килеш эшләр башкарган.
Яр Чаллы районара торак инспекциясе бу эштә мөстәкыйль таләпләрне белдерми торган өченче зат буларак җәлеп ителде.
Карар законлы көченә кермәгән, җавап бирүче (законсыз үзгәртеп планлаштырылган бина милекчесе) тарафыннан Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция шикаяте бирелгән.