Яр Чаллы районара торак инспекциясенә Яр Чаллы шәһәрендәге Казан проспектының 5 номерлы күпфатирлы йортта яшәүчеләр, күпфатирлы йорт рәисенә 10 сум күләмендә айлык түләү турында карар кабул ителү белән килешмичә, мөрәҗәгать итте.
Кергән мөрәҗәгатьне карап, торак инспекциясе милекчеләргә кабул ителгән карарга суд инстанциясенә шикаять бирергә тәкъдим итте, чөнки бары тик суд кына йорт милекчеләренең гомуми җыелышында кабул ителгән карарның хокук бозу булу-булмавына бәя бирә ала.
Яр Чаллы шәһәр суды, Яр Чаллы шәһәрендәге Казан проспектының 5 номерлы күпфатирлы йорт милекчеләренең дәгъва гаризасын карап, бирелгән таләпләрне тулысынча канәгатьләндергән.
Яр Чаллы районара торак инспекциясе бу эштә милекчеләр тарафыннан мөстәкыйль таләпләр белдерми торган өченче зат буларак җәлеп ителде.
Әлеге эш буенча читтән торып карар кабул ителгән, хәзерге вакытта суд акты закон буенча үз көченә кермәгән.