«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» — Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләре арасында икътисадый хезмәттәшлекнең төп мәйданчыгы. Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләрнең Халыкара икътисадый самииты беренче тапкыр 2009 елда узган иде, ул вакытта әлеге чара хезмәттәшлек итү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә фикер алышу өчен алдынгы халыкара платформаны оештырды.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit»ның төп максаты – Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук Россия Федерациясендә ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү.
Саммитны үткәрү бурычлары:
Саммитның миссиясе – Россия белән ислам дөньясы илләре арасында җайга салынган багланышлар булдыру, Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнаша торган илләрдә Россиянең һәм Россиядә Ислам хезмәттәшле оешмасы илләренең уңай имиджын ныгыту чараларын үткәрү, проектларны халыкара дәрәҗәгә чыгару.
Россия Федерациясе төбәкләре илебез һәм чит ил инвесторлары өчен үз потенциалларын күрсәтү мөмкинлеген ала, бөтен дөнья компанияләре үз товарларын һәм күрсәтелә торган хезмәтләрен җәелдерү зоналарын киңәйтә, хакимият вәкилләре чит ил коллегаларыннан тәҗрибә ала һәм хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыга.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы»ның Стратегик караш төркеме рәисе итеп билгеләнде. Әлеге төркем эшчәнлеге кысаларында ел саен үткәрелә торган Саммитны Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы алып бара.
2009 елның 25-26 июнендә Ислам бизнесы һәм финансларының беренче халыкара саммитында Согуд Гарәбстаны Корольлегеннән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Марокко, Малайзия, Индонезия, Пакыстан, Катар, Ливан, Бахрейн, Судан, Бөекбритания, Франция, Люксембург, Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Россиядән 250 кеше катнашкан.
KazanSummit чарасын уздыруның унбер еллык тарихында хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу, шулай ук илебезнең икътисадый мөмкинлекләрен һәм инвестиция потенциалын күрсәтү өчен ярдәм итүдә әйдәп баручы халыкара платформа булдырылды.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit»та катнашучылар саны буенча төрле еллардагы статистика:
2009 |
2010 |
2011 |
2012 |
2013 |
2014 |
2015 |
2016 |
2017 |
2018 |
2019 |
250 |
400 |
772 |
1000 |
700 |
500 |
745 |
1556 |
2641 |
3000 |
5098 |
«Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit»та төрле елларда катнашучы илләр статистикасы:
2009 |
2010 |
2011 |
2012 |
2013 |
2014 |
2015 |
2016 |
2017 |
2018 |
2019 |
18 |
24 |
27 |
30 |
40 |
25 |
46 |
51 |
53 |
53 |
72 |
Төрле елларда Саммитка килгән атаклы шәхесләр:
- Юсеф Усаймин, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре;
һәм башкалар.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» IX халыкара икътисадый саммитының төп нәтиҗәләре
«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI Халыкара икътисадый саммиты Казанда 2019 елның 24-26 апрелендә узды.
3500 артык делегат һәм күргәзмәгә килүче 5000 кунак – 72 ил, Россиянең 38 төбәгеннән вәкилләр – «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисадый саммиты кысаларында гамәлгә ашырылган ислам дөньясен үстерүдә катнашты. Гадәттәгечә саммит кысаларында халәл Russia Halal Expo индустриясенең халыкара күргәзмәсе узды, 2019 елда аның мәйданы 3,5 тапкырга артып, 5 мең квадрат метрга җитте.
Саммит кырларында беренче тапкыр шәхси инвесторлар, индустриаль күчемсез милек хуҗалары, инновацияле проектларның авторлары һәм хакимиятнең нәтиҗәле диалогы өчен мәйданчык оештырылды. Шулай итеп, «PARKI» индустриаль парклары форумы эше кысаларында дөнья дәрәҗәсендәге экспертларның, уңышлы эшкуарларның һәм бизнесменнарның алдынгы тәҗрибәсе – индустриаль парклар территориясендә бизнесны үстерү буенча реаль кейслар каралды.
Ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустрия, экспорт үсеше, социаль юнәлешле бизнес кебек актуаль юнәлешләр буенча 50дән артык сессия узды.
Саммит кырларында 42 килешү имзаланды, шулай ук төп килешүләргә ирешелде, алар арасында:
Моннан тыш, KazanSummit кырларында АAOIFI Ислам финанс учреждениеләрендә исәпкә алу һәм аудит оешмасы Россиядә беренче тапкыр Россия ислам институты базасында имтихан үзәге булдыру турындагы килешүне имзалады. Килешү, чит илгә чыкмыйча гына, Ислам финанслары буенча имтихан тапшыру мөмкинлеген бирә. Ягъни, хәзер Россия Федерациясе территориясендә дә ислам финанслары өлкәсендә эксперт булырга мөмкин.
2020 елның 18-20 июнендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2020» XII Халыкара икътисадый саммиты уздырылырга тиеш иде, ләкин COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә барлыкка килгән начар эпидемиологик хәл аркасында, Саммит 2021 елга күчерелде.
Шуңа да карамастан, Татарстанда ислам икътисадын үстерү буенча берничә онлайн-проект гамәлгә ашырылды. Әйтик, «Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләр икътисадына COVID-19 йогынтысы» темасына Россиядә ислам дөньясы илчеләре һәм бизнес вәкилләре белән онлайн-интервьюлар сериясе оештырылды (Индонезия, Тунис, Мисыр, Казакъстан илчеләре белән интервьюларны https://www.youtube.com/user/InvestTatarstan сылтамасы буенча YouTube-TIDA каналында карарга була).
Моннан тыш, Татарстан Республикасында Ислам икътисадын үстерү халыкара үзәге эше кысаларында, финанс һәм инвестицияләр өлкәсендә россия экспертлары һәм ислам икътисады белгечләре белән берлектә, шәригать нормалары буенча инвестицияләр, ислам бизнес-этикасы һәм финанс планлаштыру нигезләре, Ислам нормалары буенча торак мәсьәләсен хәл итү һәм Россия төбәкләренең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән халыкара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча белем бирү программасына кагылышлы төрле темаларга вебинарлар үткәрелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында Ислам икътисадын үстерү халыкара үзәге түбәндәгеләр тарафыннан оештырылган 20дән артык партнерлык чарасында актив катнашты: the National Islamic Finance Committee (KNEKS), Dubai Islamic Economy Development Centre (DIEDC), Association of Islamic Banking and Financial Institutions Malaysia (AIBIM), Indonesia Halal Lifestyle Center (IHLC), Gulfood Manufacturing, the International Shari’ah Research Academy for Islamic
Finance (ISRA Consultancy), the Global University of Islamic Finance (INCEIF), Emirates Islamic Bank, Refinitiv, the Annual Investment Meeting (AIM), General Council for Islamic Banks and Financial Institutions (CIBAFI), World Halal Summit (WHS), Sharjah Research, Technology and Innovation Park (SRTIP), Organization of Islamic Cooperation (OIC), Islamic Development Bank (ISDB), the Accounting and Auditing Organization for Islamic Financial Institutions (AAOIFI), шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Яшьләр дипломатиясе академиясе (Academy of Youth Diplomacy), Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Сәләт сәләтле һәм талантлы яшьләр бергәлеге (Fundselet), Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән Яшь эшкуарлар форумы (Kazan OIC Youth Forum), Туристическим гидом Татарстана Visit Tatarstan, Халыкара ислам бизнесы ассоциясе бизнес клубы.
KazanSummit командасы Россия ислам университеты белән берлектә «Ислам буенча финанс белемнәре» email-курсының 3 агымын үткәрде. Тулырак мәгълүмат KazanSummit рәсми сайтында: https://kazansummit.ru/. Курс программасына тема буенча лекцияләр һәм гамәли биремнәр, файдалы материаллар һәм чек-листлар, шулай ук халыкара ислам финанслары өлкәсендә алдынгы экспертлар катнашындагы туры эфирлар кертелгән, аларның эчтәлекле чыгышларында исламча эш этикасы нигезендә инвестицияләү принциплары һәм кагыйдәләре буенча җентекле аңлатмалар, Россия законнары һәм ислам шәригате нигезендә килешүләр төзү үзенчәлекләренә тасвирлама бирелә һәм башкалар.
Киләсе «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммитын үткәрү 2021 елның 28-30 июлендә гибрид форматында (онлайн һәм офлайн) планлаштырылган.
Тулырак мәгълүмат белән KazanSummit www.kazansummit.com рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин: