Язгы ташуга каршы чаралар үтәлешен контрольдә тоту

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

           Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2021 елның язгы ташу чорында Татарстан Республикасы халкын һәм территориясен саклау чаралары турында» 10.02.2021 ел, №67 карарын үтәү йөзеннән, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе инспекциянә караган районнарда күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларның ташкыннарга каршы чараларны үтәвен контрольдә тоту буенча йорт яны территорияләренә сайланма тикшерүләр үткәрелде.

           Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында йорт яны территорияләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына күпфатирлы йортлар белән идарә итү һәм гомумйорт милкен карап тоту эшчәнлеген гамәлгә ашырганда мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 34 кисәтү бирелде.     

           Барлык кисәтүләр үтәлгән, йорт яны территорияләре тиешле хәлгә китерелгән, подвал биналарын кар эрүдән җыелган су басу очракларына юл куелмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International