Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Октябрь урамы буенча 19 нчы торак йортта яшәүченең түбәдән су үтүгә кагылышлы мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәсендә мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар расланды: 60нчы фатир коридорында, 4 нче подъездның бишенче, дүртенче катларындагы баскыч түбәләрендә һәм түшәмендә түбәдән су үтү эзләре ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре һәм торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу факты буенча торак инспекциясе карары нигезендә «Таң» ИК ҖЧҖ директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше («Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру») буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа карата административ штраф салынды.
Ачыкланган бозуларны бетерү өчен «Таң» ИК ҖЧҖ адресына күрсәтмә бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.