Санитар-экологик икеайлык

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча 1 апрельдән 31 майга кадәр игълан ителгән санитар-экологик икеайлык кысаларында Бөгелмә ЗТИ карамагындагы районнар буенча 85 йорт яны территориясе тикшерелде.

Апрель аеның икенче яртысына булган мәгълүматларга караганда, БЗТИ инспекторлары йорт яны территорияләренең санитар торышы буенча 27 хокук бозу очрагын ачыклады. Ачыкланган бозуларны бетерү өчен идарәче оешмаларга билгеләнгән тәртиптә күрсәтмәләр бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контроленә алынды.

 Санитар-экологик икеайлык буенча чаралар Бөгелмә ЗТИ тарафыннан дәвам иттерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International