Кайнар су температурасы нормативларга туры килми

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Мөрәҗәгать итүченең Яр Чаллы шәһәре, Яшьлек проспекты буенча 51 нче күпфатирлы йортның су алу нокталарына бирелә торган кайнар су белән тәэмин итү температурасының туры килмәве турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында мөрәҗәгатьтә бәян ителгән дәлилләр расланды.

«Камстройсервис» идарәче компаниясе тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм торак урыннардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында» 06.05.2011 ел, №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм торак урыннардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре бозылган.

 Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен «Камстройсервис» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды, 5 мең сум штраф салынды.

Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә – инспекция контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International