Торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча икеайлык

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары буенча Яр Чаллы торак зонасы инспекциясе йорт яны территориясен карап тоту, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнер мәйданчыкларын карап тоту; кар суларын читкә чыгару; аерым алганда, территорияләрне су бастырудан саклау, торак йортларны саклау буенча муниципаль берәмлекләр тарафыннан су басуга каршы чаралар башкаруның мәҗбүри таләпләр үтәлешен тикшереп тора.  275 йорт хуҗалыгы территориясе тикшерелде. Идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә, ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча, законнардагы таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 46 кисәтү бирелде. «Мәхәллә» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи затына, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 нче өлеше буенча 25,0 мең сум күләмендә штраф салынып, беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International