26 апрельдән 2 майга кадәр - ЕВРОПА ИММУНЛАШТЫРУ АТНАЛЫГЫ
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ),
сәламәтлеккә глобаль янаулар:
сугышлар, табигатьтәге пычраклар, климат үзгәреше, шикәр чире, яман шеш, вакцинадан баш тарту.
Иммунлаштыру ел саен дифтерия, йогышлы тартышу авыруы (столбняк), бума ютәл (коклюш) һәм кызамык кебек чирләрдән 2 миллионнан 3 миллионга кадәр үлем очрагын булдырмый калырга мөмкинлек бирә.
Без прививка ала торган йогышлар нәрсәсе белән куркыныч соң?
Дифтерия булган вакытта авыруларның өчтән ике өлешендә йөрәк авыруы (миокардит) үсеш ала.
Яраланган вакытта йогышлы тартышу авыруы (столбняк) белән зарарланырга мөмкин, 90-100 процент очракта ул үлемгә китерә.
Балаларда кызамык булган очракта, энцефалит (баш мие ялкынсынуы) барлыкка килә, баланың акыл үсешендә җитешсезлекләр барлыкка килеп, ул үләргә мөмкин.
Эпидемик паротит (дуңгыз авыруы), бигрәк тә малайларда, чукрак һәм баласыз калуга сәбәпче булырга мөмкин.
Полиомиелиттан котылып булмаслык паралич барлыкка килә.
Грипп нәтиҗәсендә организмда барлыкка килгән авырлыклар (пневмония һ.б.) госпитализацияләү һәм үлем белән тәмамланырга мөмкин.
Халык арасында эпидемия ягыннан иминлек тәэмин итү өчен халыкны планлы иммунлаштыруга җәлеп итү дәрәҗәсе кимендә 95% булырга тиеш.
Исегездә тотыгыз, бүгенге көндә вакцинация кебек тагын да нәтиҗәлерәк саклану механизмы юк!
Исегездә тотыгыз, прививкалардан баш тарту билгеле бер кешенең генә түгел, ә аның даирәсендәге кешеләрнең дә (гаилә әгъзалары, сыйныфташлар, дуслар һ.б.) сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Вакцинадан баш тарту иммунитеты начар булган затлар (кечкенә балалар, өлкән кешеләр, хроник чирләре булган затлар, йөкле хатын-кызлар) өчен аеруча да куркыныч, чөнки аларның организмы бактерияләр һәм вируслар каршысында бик аз дәрәҗәдә якланган.
Вакцинаны кичектерү яки аннан баш тарту турында карар кылган очракта, Сез үз өстегезгә зур җаваплылык аласыз, чөнки мондый карар Сезнең дә, балагызның да сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч тудырырга һәм әйләнә-тирәдәгеләргә зыян салырга мөмкин.
Безнең һәркайсыбыз яшәргә хокуклы, димәк, прививка ясатып, сәламәт булырга хаклы!
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе