Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсен үтәү максатында, Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган мәгълүматның тулылыгы һәм дөреслегенә карата 582 күпфатирлы йорт буенча 52 идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәтләренә карата планнан тыш тикшерүләр үткәрде. Тикшерүләр торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче затлар, капиталь ремонт буенча хезмәтләр күрсәтүче һәм эшләр башкаручы затлар, күпфатирлы йортлар белән идарә итүче затлар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат урнаштыруны тәэмин итү максатында үткәрелде.
341 күпфатирлы йорт буенча закон бозу очраклары ачыкланды. Югарыда күрсәтелгән мәгълүматны урнаштыруга карата законнарның мәҗбүри таләпләрен бозган өчен идарәче оешмаларның һәм торак милекчеләре ширкәтләренең 25 вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Тикшерү материаллары җәмәгать судына җибәрелде.
Бирелгән 20 күрсәтмәнең үтәлеше – Яр Чаллы ЗТИ контролендә.