Кар эреп бетү белән ишегалларында һәм газоннарда күңелсез күренешләр ачыла башлады. Узган ял көннәрендә шәһәр халкы шәһәр өмәсендә актив катнашты. Яр Чаллы ЗТИ инспекторлары да читтә калмады. Үз гаиләләре белән, уңай кәеф белән рухланып, инспекторлар йорт яны территорияләрендә тәртип урнаштырды.
Әлеге чараның үзенчәлеге барлык коллектив әгъзаларының актив катнашуыннан гыйбарәт. Чөнки өмә – ул территорияне җыештыру гына түгел, ә аралашу, яхшы кәеф, уңай хис-кичерешләр дә.