2021 елның 1 нче кварталында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми мәйданы 1811,94 мең кв.м. 178 күпфатирлы йорт каралды, алардан планлы тикшерүләр буенча – гомуми мәйданы 16,4 мең кв.м. 1 йорт, планнан тыш тикшерүләр буенча – гомуми мәйданы 979,568 мең кв.м. 54 йорт.
Барлыгы 303 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре – 198, торак биналардан файдалану кагыйдәләре – 90, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы – 15.
Ачыкланган бозуларны бетерү өчен идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына 122 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 73 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга – 8, вазыйфаи затларга – 15, физик затларга – 50.
Гомуми 485 500 сумлык штрафлар салынды, аларның 385 500 сумы – ТКЗТИ, 100 000 сумы җәмәгать суды тарафыннан. 245 500 сумлык штраф түләнгән.
2019 елның 1 нче кварталында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, зарури норматив таләпләр бозылуны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 109 кисәтү чыгарылды, беренчел тикшерүләр уздыру кысаларында 45 планнан тыш тикшерү уздырылды, юридик зат белән бәйләнешкә кермичә 10 контрольлек чарасы уздырылды.
2021 елның 3 аенда идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча 541,9 мең сумлык эшләр башкарылган.