Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәренең Белоглазов урамы буенча 139 нчы йортта балкон төзелешенә кагылышлы мөрәҗәгать алынды. Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактларны тикшерү барышында Әлмәт ЗТИ инспекторы тарафыннан Россия Төзелеш буенча дәүләт комитетының 27.09.2003 ел, №170 карары белән расланган «Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары» бозылу очрагы ачыкланды, атап әйткәндә, торак урын үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштырылган (балконга чыгу өчен ишек блогы урнаштыру буенча тәрәзә уемы арттырылган, балкон стеналары, идән һәм түбәсе өчен каркас нигезе ясалган). Әлмәт зонасы торак инспекциясе Белоглазов урамы буенча 139 номерлы торак йорт фатиры милекчесенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясының 2 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзеде, административ штраф салу турында карар чыгарылды һәм үзгәртеп планлаштыру эшләрен законда билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерү яки фатирны проект хәленә китерү турында күрсәтмә бирелде.
Хәзерге вакытта әлеге эшләрнең үтәлеше Әлмәт зонасы торак инспекциясе контролендә тора.