Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеге турындагы закон таләпләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.16 ст. 4 өлеше буенча җаваплылыкка тарту хакында

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан «Эталон» ҖЧҖ карата уздырылган планнан тыш күчмә тикшерү нәтиҗәсендә Нурлат шәһәренең Гыйматдинов урамы буенча 92 номерлы күпфатирлы торак йортны караганда «Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 23.11.2009 ел, № 261-ФЗ Федераль законны бозу очрагы ачыкланды, аерым алганда: күпфатирлы торак йорт җылылык энергиясен исәпкә алу буенча гомумйорт приборы белән җиһазландырылмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Эталон» ҖЧҖ директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.16 ст. 4 өлеше  буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

ЧЗТИ башлыгы карары белән «Эталон» ҖЧҖ директоры гаепле дип табылды һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.16 ст. 4 өлеше  буенча 5 000 сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. 

Җитешсезлекләрне бетерү өчен «Эталон» ҖЧҖ адресына күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International