Йортка кертүне тәэмин итү турында

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең «Түбән Камагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсеннән торак милекчесенең фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча эшләр башкару өчен кертмәве турында алынган материал карап тикшерелде.

  Фатир эчендәге җиһазларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләрен башкару өчен махсуслаштырылган оешма вәкилен кертүдән баш тарткан өчен, гражданнарга 1000 сумнан 2000 сумга кадәр штраф салынып, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча административ җаваплылык каралган.

  Административ хокук бозуны кабатлаган гражданнарга 2000 сумнан 5000 сумга кадәр административ штраф яный.

         Хокук бозулар өчен торак урын милекчесе инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.23 ст. 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 1000 сум күләмендә штраф салынды. Йортта яшәүчегә фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү күрсәтмәсе бирелде.

        Түбән Кама зонасы торак инспекциясе искәртеп уза: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карары белән расланган Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә йорт эчендәге һәм фатир эчендәге җиһазларны кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә газ белән файдалану кагыйдәләрендә күпфатирлы йортларның милекчеләре һәм торак урыннардан файдаланучылар тарафыннан фатир эчендәге газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтү кирәклеге билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International