Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарының идарәче оешмалары адресына кышкы шартларда күпфатирлы йортларның түбәләрен, кыекларын, балконнарын карап тотканда җитешсезлекләрне бетерү буенча башкарма документлар бирелде.
Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, түбәләрне, кыекларны, балконнарны кардан, боздан чистарту буенча Чистай зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре һәм кисәтүләре буенча башкарылган эшләр бәясе 2021 елның гыйнварында 797,6 мең сум тәшкил иткән.