2020 елда Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында уздырылган планлы, планнан тыш тикшерүләр, инспекция тикшерүләре уздыру кысаларында гомуми мәйданы 417,95 мең квадрат метр булган 165 йорт каралган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 19 күрсәтмә, закондагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 253 кисәтү бирелгән, административ хокук бозулар турында 26 беркетмә төзелгән, 279,9 мең сумлык штраф салынган, шуның 67 мең сумы түләнгән.
2020 елда Чистай ЗТИ адресына барлыгы 207 мөрәҗәгать алынган, 2019 ел белән чагыштырганда бу 130 мөрәҗәгатькә азрак. Инспекциягә кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 185се – язмача, 22 се – телдән, 35се ЧЗТИ җитәкчесе тарафыннан шәхсән кабул итү барышында алынган. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау барышында 19 күрсәтмә бирелгән, административ хокук бозулар турында 3 беркетмә рәсмиләштерелгән, гомуми суммасы 257 мең сумлык штраф салынган.
Йорт яны территорияләренең санитар торышын һәм торак фондын төзекләндерүне тикшереп тору кысаларында 2020 елда Чистай ЗТИ тарафыннан 26 күрсәтмә бирелгән, алар билгеләнгән срокта үтәлгән.
Су басуга каршы чаралар үтәлешенә контрольлек башкару кысаларында идарәче оешмалар адресына 26 кисәтү ясалган, алар үтәлгән.
2020-2021 елларда торак фондын ягып җылыту сезонына әзерләү буенча чаралар үтәлешен контрольдә тоту кысаларында Чистай ЗТИ тарафыннан гомуми мәйданы 333,4 мең кв. метр булган 132 торак йорт тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 63 кисәтү бирелгән, алар билгеләнгән вакыт эчендә үтәлгән, шулай ук Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында 1 беркетмә төзелгән, вазыйфаи затка 25 мең сум күләмендә штраф салынган (штраф түләнгән).
2020 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән 47 күпфатирлы йортта капиталь ремонт барышын тикшереп тору кысаларында Чистай ЗТИ тарафыннан 129 тикшерү үткәрелгән, 13 кисәтү бирелгән (җитешсезлекләр бетерелгән). Башкарылган эшләр турында гомуми 223,61 млн.сумлык 271 акт, шул исәптән КС-2 формасы буенча башкарылган төзү-монтажлау эшләре турында гомуми 212,06 млн.сумлык 225 акт кабул ителгән. Капиталь ремонты төгәлләнгән барлык йортлар да эксплуатациягә кабул ителгән (эксплуатациягә кертү турында 47 акт имзаланган).
Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар мәгълүматларына караганда, 2020 елда әлеге оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре һәм кисәтүләре буенча 5 351,3 мең сумлык эшләр башкарылган.