Лицензия алырга теләүчеләр игътибарына! Лицензия бирү турында гаризага теркәлә торган документлар исемлеген үзгәртү турында

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

«Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» 30.01.2021 ел, № 88 РФ Хөкүмәте карары нигезендә, лицензия бирү турындагы гаризага теркәлә торган документлар исемлегенә үзгәрешләр кертелгән.

Документлар исемлегеннән, кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, юридик затның нотариаль расланган гамәлгә кую документларының кушымтасы төшереп калдырылган.

2011 елның 9 февраленнән лицензия бирү турындагы гаризага түбәндәге документлар теркәлә:

- лицензия алырга теләүченең вазыйфаи затының квалификация аттестаты күчермәсе;

- лицензия алырга теләүченең вазыйфаи затын билгеләү турында боерык күчермәсе;

- кушымта итеп бирелә торган документлар исемлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International