Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе адресына Яр Чаллы шәһәре, Г.Камал исемендәге б. буенча 16 нчы күпфатирлы йортта торак урын милекчесеннән кайнар су белән тәэмин итүдә норматив температура булмавына кагылышлы мәсьәлә буенча мөрәҗәгать килеп иреште. Милекче тарафыннан идарәче компаниягә берничә тапкыр гариза бирелгән, ләкин идарәче компания бернинди дә эш башкармаган. Шул ук вакытта милекче идарәче компанияне гаризаларга вакытында җавап бирмәгән өчен дщ административ җаваплылыкка тарту турында таләп итте.
Тикшерү кысаларында мөрәҗәгать итүченең дәлилләре расланды. Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүнең норматив дәрәҗәсен бозган өчен «Челныстройремонт» ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 статьясы буенча, 5000 сум штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Г.Камал исемендәге б. буенча 16 номерлы күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен, авария-диспетчерлык хезмәте күрсәтүне гамәлгә ашыру һәм коммуналь хезмәтләрне тиешле сыйфатта күрсәтү фактын билгеләү тәртибе өлешендә, «Челныстройремонт» ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. буенча, 75 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган бозулар инспекция күрсәтмәсе буенча бетерелгән.