«Дом» ТМШ рәисен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе гражданнар мөрәҗәгате буенча «ДОМ» ТМШ карата планнан тыш тикшерү үткәрде.

2021 елның 1 февралендә Зеленодольск районының Осиново авылы, Центральная урамы буенча 9 номерлы йортта үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча гомуми милекне тиешле дәрәҗәдә карап тотмау, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозуның су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларының һәм су белән тәэмин итү системаларының төзек булмавы аркасында подвал бүлмәсен су басу, фундаментлар нигезендәге грунтта дым һәм юешләнү очрагы, Осиново авылы, Центральная урамы буенча 9 номерлы йортта подвал бүлмәсен даими җилләтеп тормау җитешсезлеге ачыкланды.

Әлеге бозуларг аюл куйган өчен «ДОМ» ТМШ карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. «ДОМ» ТМШ җитәкчесе урынбасары Торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча 40000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Моннан тыш, «Дом» торак милекчеләре ширкәтенә 2021 елның 15 февраленә кадәр йортны карап тотуда ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү, подвал бүлмәсен киптерү, планнан тыш санитар эшкәртү (дезинфекцияләү) һәм подвал бүлмәсен җилләтүне тәэмин итү күрсәтмәсе бирелде.

Күрсәтмә үтәлешен тикшерү административ регламент нигезендә башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International