2021 елгы капиталь ремонт объектлары буенча җитешсезлек исемлекләрен килештерү турында

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елга күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның төбәк программасына Бөгелмә ЗТИ контролендә булган районнарда 107 йорт кертелгән, алар буенча 316 төр буенча эшләр башкару планлаштырыла.

2021 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы үтәлешен тикшереп тору кысаларында инспекция тарафыннан йортлар тикшерелде, шул исәптән:

- Азнакай районы – 63 эш төре буенча 31 йорт;

- Баулы районында – 42 төр буенча 10 йорт;

- Бөгелмә районы – 117 төр буенча 33 йорт;

- Лениногорск районы – 84 төр буенча 23 йорт;

- Ютазы районы – 10 төр буенча 10 йорт.

2021 елга капиталь ремонт программасына кертелгән барлык күпфатирлы йортлар Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан тикшерелде, җитешсезлек мсемлекләре килештерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International