Фатирга суд аша керү

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә инженерлык челтәрләренә үзирекле тәртиптә үзгәрешләр кертү һәм ягып җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасыннан өзелү һәм милекче тарафыннан индивидуаль газ котелларын законсыз урнаштыру факты буенча мөрәҗәгать алынды.

Россия Федерациясе Торак кодексының 20 ст. 1 өлеше буенча гражданнар тарафыннан күпфатирлы йортта бүлмәләрне үзгәртеп планлаштыру һәм (яки) үзгәртеп кору тәртибе бозылуын кисәтү, ачыклау һәм чикләүгә юнәлдерелгән эшчәнлек тә дәүләт торак күзәтчелеге вәкаләтенә керә. 

 Әлеге факт буенча тикшерү үткәреп булмады, чөнки торак урын милекчесе фатирына кертүдән баш тарта, РФ Конституциясендә билгеләнгәнчә, торакның кагылгысыз булуына сылтама ясый.

Тикшерү зарурлыгы күпфатирлы йортта яшәүнең куркынычсызлыгы белән бәйле, ТР Яр Чаллы шәһәр судына мөрәҗәгать итү өчен шул нигез булып хезмәт итә.

Яр Чаллы шәһәр суды, Яр Чаллы шәһәре зонасы торак инспекциясенең милекче тарафыннан торак урынга кертүне мәҗбүриләү турында шикаять гаризасын карап, белдерелгән таләпне тулы күләмендә канәгатьләндерде.

Хәзерге вакытта, ТР Яр Чаллы шәһәр суды карарын мәҗбүри үтәтү өчен, башкару кәгазе Суд приставлары федераль хезмәтенең Яр Чаллы шәһәрендәге ТР Идарәсенә  юлланган. Башкару эшчәнлеге 2020 елның 22 декабрендә башланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International