«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздырыла.
2011 елның 11 гыйнварыннан башлап 2021 елның 2 февраленә кадәрге чорда күпфатирлы йортларның түбәләрендә, балкон һәм подъезд кыекларында боз, боз сөңгеләре һәм нормадан тыш кар җыелуын контрольдә тоту эшләре башкарылды.
Идарәче оешмалар тарафыннан кышкы шартларда күпфатирлы йортларның түбәләрен, кыекларны һәм балконнарны карап тоту өлешендә торак законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуларны кисәтү максатында, идарәче оешмаларга ачыкланган бозуларны бетерү буенча 3 күрсәтмә һәм 18 кисәтү бирелде.
Ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча «Рябинка» ТМШ һәм «Дуслык» ТМШ вазыйфаи затлары 10 мең сумлык штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Инспекциянең бу юнәлештә торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру эше дәвам итә.