Яңа коронавирус йогышы таралуы аркасында начар санитар-эпидемиологик хәл булуына бәйле рәвештә һәм РФ Хөкүмәтенең «2020 елда дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре һәм дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга планлы тикшерүләр үткәрүнең еллык планнарын әзерләү кагыйдәләренең 7 пунктына үзгәреш кертү турында» 2020 елның 3 апрелендәге 438 номерлы карарын үтәү йөзеннән, үзләренә карата «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләре кулланыла торган затларга карата Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан уздырыла торган тикшерүләрне билгеләү һәм уздыру эше Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск районнарында 2020 елның 31 декабренә кадәр туктатылды.
Шуңа бәйле рәвештә, 2020 елның апреленнән гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләр, инспекция тарафыннан планнан тыш тикшерүләр уздырмыйча гына, мөрәҗәгать итүчеләрдән һәм идарәче оешмалардан алына торган мәгълүмат нигезендә, инспекция тикшерүләре үткәрмичә генә карап тикшерелде. Идарәче оешмалар адресына гомумйорт милкен карап тоту һәм ремонтлау һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирелде, аларның үтәлеше контрольдә тотылды.
2020 елда идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре,Алабуга ЗТИ күрсәтмәләре буенча 1877,95 мең сумлык гомуми йорт милкен ремонтлау эшләрен башкарды.
Профилактик чараларны гамәлгә ашыру кысаларында идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына:
- мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 376 кисәтү бирелде;
- 63 беренчел тикшерү үткәрелде;
- юридик зат белән үзара бәйләнешкә кермичә 11 контрольлек чарасы үткәрелде.