2013 елның 1 ноябреннән дәүләт торак күзәтчелеге органнарына Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.24 статьясының 1 өлешендә каралган административ хокук бозу (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми кулланыла торган урыннарында тәмәке тарту өлешендә) эшләрен карап тикшерү бурычлары йөкләнде, Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2020 елда РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлекләреннән инспекциягә җибәрелә торган административ материалларны карау эше дәвам итте.
Әлеге урыннарда тәмәке тарту буенча федераль законда билгеләнгән әлеге тыюларны бозу гражданнарга 500 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
2020 елда Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан:
- Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлекләре тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 6.24 ст. 1 өлеше буенча төзелгән һәм карау, карар кабул итү өчен АЗТИ җибәрелгән 126 административ материал тикшерелде;
- административ җәза билгеләү турында 126 карар чыгарылды, 63000 сумга штраф салынды;
- хокук бозучылар тарафыннан 23000 сум күләмендә штрафлар түләнде;
- законнарда билгеләнгән чорда (карар законлы көченә кергән көннән башлап 60 көн эчендә) штрафларны түләмәгән өчен 80 административ материал инспекциясе тарафыннан, мәҗбүри үтәтү өчен, Алабуга муниципаль районы Суд приставлары хезмәтенә җибәрелде.
Статистика күрсәткәнчә, лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында тәмәке тарту өлешендә ачыклана торган хокук бозулар саны арта бара. Әйтик, 2019 ел белән чагыштырганда, 2020 елда Алабуга зонасы торак инспекциясенә тикшерүгә кергән күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы лифтларында тәмәке тарткан өчен административ материалларның гомуми саны 60%ка арткан, ягъни 2019 елда 79 хокук бозучы ачыкланган булса, 2020 елда алар саны 126 булган.