Торак урынны үз белдеге белән үзгәртеп корган өчен җаваплылык

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Чистопольгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсеннән Чистай ЗТИ адресына Чистай шәһәренең Полющенков урамы буенча 2 нче күпфатирлы йортта торак урындагы газ җайланмаларын үзирекле тәртиптә үзгәртеп коруның ачыкланган факты турында мәгълүмат алынды.

Шуңа бәйле рәвештә Чистай ЗТИ тарафыннан әлеге фатирга тикшерү үткәрелде. Газ җайланмаларын үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору факты расланды.

Торак милекчесенә карата Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Чистай ЗТИ башлыгы карары белән бина милекчесе гаепле дип танылды һәм административ штрафка тартылды.

  Бинаны элеккеге халәткә китерү буенча Россия Федерациясе Торак кодексының 29 статьясында каралган чаралар күрү максатында, күпфатирлы йорттагы торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору турындагы мәгълүмат Чистай ЗТИ тарафыннан җирле үзидарә органына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International