2021 елның 1 гыйнварында гамәлгә кергән «Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең реестр моделен кертү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 27.12.2019 № 478-ФЗ Федераль закон белән эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү, шул исәптән күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү өлкәсендә «реестр моделе»н кертү каралган.
Яңа кагыйдәләр буенча лицензия дигәндә юридик зат яисә шәхси эшкуарның конкрет эшчәнлек төрен (эшләрне башкару, лицензияләнә торган эшчәнлек төрен тәшкил итүче хезмәтләр күрсәтү) башкару хокукына махсус рөхсәт аңлашыла, ул лицензияләр реестрында язу белән раслана. Кәгазьдә (бланкта) лицензия бирелмәячәк.
Лицензия алган юридик зат яисә шәхси эшкуар лицензия бирелгән эшчәнлекне лицензия бирү көненнән соңгы киләсе көннән башлап башкарырга хокуклы.
Лицензияне бирү көне булып лицензияләр реестрына лицензия бирү турындагы язуларны кертү көне тора.
Лицензия бирү турындагы язу лицензия бирү турындагы боерыкны (күрсәтмәне) теркәгән көнне лицензияләр реестрына кертелә.
Реестрга лицензия бирү турындагы язу кертелгәннән соң 3 эш көне эчендә лицензияләүче орган лицензия бирү турында лицензиатка, аның теләге буенча, көчәйтелгән квалифицияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә, я кәгазьдә заказлы почта аша хәбәр итеп, белдерү җибәрә.
Моннан тыш, лицензиягә дәгъва кылучы зат лицензияләр реестрыннан өземтә алу мөмкинлегенә ия:
- лицензияләүче органның көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланган электрон документ формасында, түләү алмыйча;
- кәгазьдә, түләүле нигездә.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 6.11.2020 ел, № 742 боерыгы нигезендә, лицензияләр реестрыннан кәгазь күчермәдә өземтә биргән өчен 3 мең сум күләмендә түләү билгеләнгән һәм лицензияләр реестрыннан кәгазь чыганакта өземтә биргән өчен түләү алу һәм кире кайтару тәртибе расланган.
Мөрәҗәгать итүчеләр бу сумманы лицензияләүче органга өземтә турында гариза бирер алдыннан яки аны бирү белән бер үк вакытта түли.
Түләү мөрәҗәгать итүче тарафыннан банк яки башка кредит оешмасы аша акчалатаы яки акчасыз исәп-хисап ясау юлы белән кертелә.
Түләүне кире кайтару мөрәҗәгать итүченең түләүне кире кайтару өчен банк реквизитлары булган түләүне кире кайтару турындагы гаризасы нигезендә яисә суд карары нигезендә башкарыла.
Түләүне кире кайтару турында гариза белешмәләр бирү турында гариза тапшырылган яки тапшырылырга мөмкин булган лицензияләүче органга тапшырыла.
Түләүне кире кайтару турында гариза түләү кертелгәннән соң өч ел эчендә тапшырылырга мөмкин.
Мөрәҗәгать итүче өземтә алудан баш тарткан очракта, аны бирү өчен кертелгән түләү кире кайтарылмый. Шулай ук түләү лицензия реестрында соратып алына торган мәгълүматлар булмаган очракта да кире кайтарылмый.
Түләүне кире кайтару түләү мөрәҗәгать итүченең анда күрсәтелгән банк реквизитларына, түләүне кире кайтару турында гариза биргән көннән бер ай эчендә күчерелә.
Түләү күчерү өчен кирәк булган счетларның банк реквизитлары, шулай ук түләү күләме турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең рәсми сайтында (https://gji.tatarstan.ru/), «Эшчәнлек» бүлегендә «Дәүләт хезмәтләре / Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү» дигән бүлекчәсендә урнаштырылган.