Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы биналарында тәмәке тарткан өчен административ хокук бозулар турында материалларны карап тикшерү турында

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2013 елның 1 ноябреннән Дәүләт торак күзәтчелеге органнарына Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.24 статьясының 1 өлеше (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) каралган административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау буенча йөкләнгән бурычлар кысаларында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 2020 елда РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй һәм Түбән Кама районнары бүлекләреннән инспекциягә җибәрелгән административ материалларны карап тикшерү эшен дәвам иттерде.

              Федераль законда аталган урыннарда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюны бозу гражданнарга 500 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була. 

            2020 елда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан:

- РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй һәм Түбән Кама районнары бүлекләреннән 6.24 статьяның 1 өлеше буенча төзелгән һәм тикшерү һәм карар кабул итү өчен Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә җибәрелгән 423 административ материал карап тикшерелде;

- административ җәза билгеләү турында 422 карар чыгарылды, барлыгы 211 500 сумлык штраф салынды,                                                        

- хокук бозучылар тарафыннан 31 008,14 сумлык штрафлар түләнде.

- штрафларны билгеләнгән чорында (карар үз көченә кергән көннән башлап 60 көн дәвамында) түләмәгән өчен 313 административ материал инспекция тарафыннан Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.

            Статистика күрсәткәнчә, лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында тәмәке тарту өлешендә ачыкланган хокук бозулар саны кими бара. Әйтик, 2019 ел белән чагыштырганда, лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында тәмәке тарткан өчен 2020 елда Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә карап тикшерүгә алынган административ материалларның гомуми саны 23%ка кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International