Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа коронавирус йогышы таралуы аркасында начар санитар-эпидемиологик хәл булуына бәйле рәвештә һәм РФ Хөкүмәтенең «2020 елда дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре һәм дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга планлы тикшерүләр үткәрүнең еллык планнарын әзерләү кагыйдәләренең 7 пунктына үзгәреш кертү турында» 2020 елның 3 апрелендәге 438 номерлы карарын үтәү йөзеннән, үзләренә карата «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре кулланыла торган затларга карата уздырыла торган тикшерүләрне билгеләү һәм уздыру эше Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында 2020 елның 31 декабренә кадәр туктатылды.

       Шуңа бәйле рәвештә, 2020 елның апреленнән гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләр, инспекция тарафыннан планнан тыш тикшерүләр уздырмыйча гына, мөрәҗәгать итүчеләрдән һәм идарәче оешмалардан алына торган мәгълүмат нигезендә, инспекция тикшерүләре үткәрмичә генә карап тикшерелде. Идарәче оешмалар адресына гомумйорт милкен карап тоту һәм ремонтлау һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирелде, аларның үтәлеше контрольдә тотылды.

      2020 елның 12 ае эчендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан барлыгы:

- гомуми мәйданы 2449,48 мең кв.метр булган 131 йорт тикшерелде;

- 242 тикшерү акты төзелде;

- барлыгы 266 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары - 72, торак биналардан файдалану кагыйдәләрен бозу - 147, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылу очраклары - 7;

- 121 күрсәтмә бирелде;

- 116 күрсәтмәнең үтәлеше тикшерелде;

- административ хокук бозулар турында 101 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга - 4, вазыйфаи затларга - 13, физик затларга - 84.

- барлыгы 321 500 сум штраф (ТКЗТИ) бирелде;

- 313 500 сумлык штраф түләнгән.

      2020 елда идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре,ТКЗТИ күрсәтмәләре буенча 3 174,6 мең сумлык гомуми йорт милкен ремонтлау эшләрен башкарды.

       Профилактик чараларны гамәлгә ашыру кысаларында идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына:

- мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 395 кисәтү бирелде;

- 63 беренчел тикшерү үткәрелде;

- юридик зат белән үзара бәйләнешкә кермичә 14 контрольлек чарасы үткәрелде.

- ТР ДТИ сайтында ТКЗТИ эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча 44 мәгълүмати хәбәр урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International