2021 елда капиталь ремонт объектлары буенча җитешсезлек исемлекләрен килештерү

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чистай зонасы торак инспекциясе контролендәге районнарда 2021 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауның төбәк программасына 39 йорт кертелгән. Әлеге йортларда 129 төрле эшләрне уздыру планлаштырыла.

2021 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы үтәлешен тикшереп тору кысаларында инспекция тарафыннан йортлар тикшерелде, шул исәптән:

- Аксубай районы – 8 йорт, 9 эш төре буенча;

- Алексеевск районы – 6 йорт, 8 төр буенча;

- Нурлат районы – 9 йорт, 47 төр буенча;

- Спас районы – 4 йорт, 7 төр буенча;

- Чистай районы – 10 йорт, 58 төр буенча.

2021 елга капиталь ремонт программасына кертелгән барлык күпфатирлы йортлар буенча җитешсезлек исемлекләре рәсмиләштерелгән, алар Чистай ЗТИ белән килештерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International