2020 елның 20 декабрендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү тәртибен һәм срокларын раслау турында» 25.12.2015 ел, № 938/пр боерыгына (алга таба – №938/пр номерлы Тәртип) үзгәрешләр законлы көченә кергән.
938/пр номерлы Тәртипкә кертелгән үзгәрешләр нигезендә күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеген башлап җибәрү турында үзгәрешләр кертү/хәбәр яки күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеген туктату турындагы мәгълүматлар дәүләт торак күзәтчелеге органына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турындагы Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә электрон документлар (электрон документлар пакеты) формасында яки Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасы функцияләрен куллана торган мәгълүмат системасы ярдәмендә җибәрелергә мөмкин.
Дәүләт торак күзәтчелеге органы карарлары мөрәҗәгать итүчегә торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы (алга таба – система) аша, карар кабул ителгән көнне җибәреләчәк.
Җирле үзидарә органы карары, суд карары, ачык конкурс беркетмәсе, төзүче белән килешү нигезендә үзгәрешләр керткән очракта, субъектның лицензияләр реестрына үзгәрешләр дәүләт торак күзәтчелеге органы карары кабул ителгәннән соң киләсе көннән соң, башка очракларда үзгәрешләр дәүләт торак күзәтчелеге органы карары кабул ителгәннән соң киләсе айның 1 нче көнендә кертелә.
Күпфатирлы йорт белән идарә итү турында килешү төзү яки аны таркату шартларыннан чыгып гаризага, белдерүгә яки белешмәләргә теркәлергә тиешле документлар исемлеге тәгаенләштерелгән.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, шул исәптән, мөрәҗәгать итүче күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлау, үзгәртү, күпфатирлы йорт белән идарә итү турында килешү төзү һәм (яки) аны таркату турында кабул итү мәсьәләсе буенча күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы карарлары һәм беркетмәләренең төп нөсхәләрен, шулай ук күпфатирлы йорт белән идарә итү килешүенең электрон рәвешен, күпфатирлы йорт белән идарә итү килешүендәге шартларны күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре тарафыннан раслау турында гомуми җыелыш карарын (беркетмәсен) системада урнаштыру турындагы мәгълүматларны дәүләт торак күзәтчелеге органына тапшыру датасы һәм ысулы турында да күрсәтергә бурычлы булачак.
Исегезгә төшерәбез, гаризада кирәкле мәгълүматларның булмавы, шулай ук мондый гаризага кирәкле кушымталарның булмавы ТР Лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертүдән баш тарту өчен нигез булып тора.
Бәян ителгәннәр нигезендә, дәүләт торак күзәтчелеге органы күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген башкаручы затларга, 2020 елның 20 дкабрендәге 938/пр номерлы Тәртипкә кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, үзгәрешләр кертү турында гариза җибәрергә тәкъдим итә.