Электр белән тәэмин итү өчен түләү исәпләү мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгатен карау турында

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чистай зонасы торак инспекциясенә Алексеевск районы Сабакай авылы кешеләренең авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен электр энергиясенә тарифны кулланмау, ә торак йортлар милекчеләренә электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләү исәпләгәндә шәһәр халкы өчен электр энергиясенә билгеләнгән тариф кулланылуы турындагы мөрәҗәгате алынды.

«Татэнергосбыт» АҖ мәгълүматы буенча, Сабакай авылында торак йортлар милекчеләренә электр белән тәэмин итү буенча күрсәтелгән коммуналь хезмәт өчен түләүне исәпләгәндә түбәнәйтә торган коэффициент кулланылмаган, һәм әлеге исәп-хисап шәһәр халкы өчен билгеләнгән тарифны кулланып башкарылган, чөнки Сабакай авылы шәһәр тибындагы поселок нигезендә корылган шәһәр җирлеге составына керә.

Болар белән берлектә, авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тариф куллану шарты авыл торак пунктының шәһәр җирлеге составына керүенә яки кермәвенә бәйле түгел.

ТР Дәүләт торак инспекциясе әлеге җитешсезлекне торак законнарын бозу очрагы буларак квалификацияләде.

Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан, авыл торак пункты – Алексеевск районы Сабакай авылындагы торак йортлар милекчеләренә электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәткән өчен түләү түләүләрен гамәлдәге законнарның таләпләренә туры китерү чараларын күрү максатларында, «Татэнергосбыт» АҖ адресына кисәтү бирелде.

Хәзерге вакытта «Татэнергосбыт» АҖ тарафыннан әлеге кисәтү үтәлгән, җитешсезлек очрагы бетерелгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондына «Татэнергосбыт» АҖ тарафыннан бирелгән мәгълүматларга һәм документларга караганда, 2020 елның декабреннән Алексеевск районы Сабакай авылында торак йортлар милекчеләренә электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәткән өчен түләү авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен билгеләнгән тарифлар буенча, ягъни түбәнәйтә торган 0,7 коэффициентын кулланып исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International