Торак йортларның адрес атрибутикасы торышын тикшерү буенча чаралар үткәрү турында

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

ТР ДТИнең 2018 елның 19 сентябрендәге 360 номерлы боерыгы белән расланган 2019-2020 елларга Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерләнү һәм үткәрү чаралары планының 3 пунктын үтәү максатында, Чистай ЗТИ тарафыннан 2019 һәм 2020 елларда Татарстан Республикасының ике дәүләт теле: рус һәм татар телендә урам исемнәре язылган күрсәткечләр булу өлешендә торак йортларның адрес атрибутикасы торышы тикшерелде.

2019 елның гыйнварыннан алып 2020 елның декабренә кадәр Чистай ЗТИ тарафыннан Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында 1137 күпфатирлы йорт тикшерелде. 489 йортта адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры килми иде.

Чистай ЗТИ тарафыннан идарәче оешмалар адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 481 кисәтү бирелде. 

Бүгенге көндә Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында күпфатирлы йортларның фасадларында адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International