Кабель хуҗалыгын норматив хәлгә китерү турында

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын тормышка ашыруның кыска сроклы планы нигезендә 2020 елда Әлмәт, Сарман, Мөслим, Чирмешән муниципаль районнарында 174 эш төре буенча 74 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе инспекторлары капиталь ремонт объектларында асылма элемтә линияләрен һәм һава-кабель кичүләрен тәртипкә китерүне контрольдә тотты. Тикшерүләр барышында 28 йортта 55 хокук бозу очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче оешмалар адресына 15 күрсәтмә бирелде, алар билгеләнгән срокта үтәлгән. Барлык йортларда да һава-кабель линияләре тәртипкә китерелгән һәм маркировкаланган, бу объектларның фотолары белән раслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International