Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары башкарма комитетлары тарафыннан 2021 елга күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан билгеләнгән финанс лимитлары чикләрендә кыска вакытлы программалар формалаштырылган.
Зәй муниципаль районында – 68, Түбән Кама муниципаль берәмлегендә – 98, Яңа Чишмә муниципаль районында 2 йортта төрле эш төрләре буенча капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган.
Капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар да ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан тикшерелде. Барлык күпфатирлы йортлар буенча эшләрне башкару кирәклеген раслаучы фотоматериаллар «Татарстан Республикасы торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган.
Хәзерге вакытта ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан җитешсезлек исемлекләре килештерелә. Түбән Кама муниципаль районы буенча җитешсезлек исемлекләре барлык 98 йорт буенча да килештерелгән. Зәй һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары буенча ТКЗТИ адресына җитешсезлекләр исемлеге тапшырылмады, алар эшләнү стадиясендә.