Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшлекле климатны яхшырту һәм контроль-күзәтчелек органнары ягыннан административ басымны киметү максатларында «Сыналган бизнес» интернет-порталында «Кайтма элемтә модуле» интерактив сервисы (алга таба - сораштыру) эшли башлады. Ул уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча бизнестан кайтма элемтә алу өчен кыскача сораштырудан гыйбарәт.
Алынган кайтма элемтә бизнесның инспекторлар визитыннан канәгать булу-булмау дәрәҗәсен аңларга, тикшерүләр үткәргәндә контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан булган хокук бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Кайтма элемтә алуның әлеге механизмы контроль-күзәтчелек чараларын оештырганда тикшерү үткәрүнең һәркем өчен ачык кагыйдәләрен билгеләү максатларында эшкуар хокукларын яклауның тиешле дәрәҗәсен тәэмин итәчәк.
Сораштыру белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: https://provbiz.ru/news/opros-predprinimatelej-po-itogam-vzaimodejstviya-s nadzornymi-organami/.