Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе квартал саен күзәтчелек ведомствосына йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын тәэмин итү өлкәсендә башкарылган эшләр турында хисап тапшыра. Планнан тыш тикшерүләр үткәрү буенча чикләү кертелүгә карамастан, Яр Чаллы инспекциясе йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын тәэмин итү өлкәсендә хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чараларны үткәреп килде.
Газ хезмәте һәм Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенең уртак эшенең төп проблемасы – милекчеләрнең техник хезмәт күрсәтү өчен торак бинага кертү мөмкинлеген тудырмавы. Шуңа бәйле рәвештә гражданнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә, шул исәптән җирле массакүләм мәгълүмат чаралары аша да мәгълүмат җиткерелә. Административ йогынты чаралары чиктән тыш чара булып тора.
Вентиляция каналларын тикшерүгә аерым игътибар бирелә, күпфатирлы йортларда биналарны үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп җиһазландыру буенча мөрәҗәгатьләрне тикшерү вакытында бу мәсьәлә аеруча актуаль. 2020 елның узган чорында Түбән Кама ЗТИ үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыру буенча законсыз башкарылган эшләр өчен гражданнарны гомуми 45 000 сумлык җаваплылыкка тартты.
Идарәче компанияләргә, торак милекчеләре ширкәтләренә йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын тәэмин итү өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирелде. 2020 ел нәтиҗәләре буенча газны куркынычсыз куллану максатында 150 кисәтү бирелде.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренә, аерым алганда, исәп-хисап квитанцияләрендә газны көнкүрештә куркынычсыз куллану турында белешмәлекләр урнаштыру кирәклеге турында хәбәр ителде.