Алда аталган планның 3 пунктын үтәү йөзеннән, Әлмәт зонасы торак инспекциясе (алга таба – Әлмәт ЗТИ) Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә: рус һәм татар телләрендә урам исемнәре язылган күрсәткечләр өлешендә торак йортларның адрес атрибутикасы торышын тикшерү буенча чаралар үткәрде.
2019-2020 еллар чорында Әлмәт ЗТИ тарафыннан Әлмәт, Сарман, Мөслим һәм Чирмешән районнарында 1355 торак йорт тикшерелде. 230 йортта адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры килми иде. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен кисәтүләр бирелде.
Сарман, Мөслим, Чирмешән районнарында идарәче компанияләр, ТМШ тарафыннан алар карамагында булган барлык торак йортларда адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры китерелде. Әлмәт муниципаль районында 39 күпфатирлы йортның адрес атрибутикасы таләпләргә туры килми иде. ӘМР башкарма комитетына адрес атрибутикасын яңарту буенча чаралар үткәрү турында кабат хат җибәрелде