Әлмәт зонасы торак инспекциясенә (алга таба – Әлмәт ЗТИ) Әлмәт шәһәрендәге Калинин урамындагы 62 нче йортта фатирны милекченең үз белдеге белән үзгәртеп планлаштыруга карата мөрәҗәгать килде. Мөрәҗәгатьтә бәян ителгәннәрне тикшерү барышында Әлмәт зонасы торак инспекциясе инспекторы РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган «Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары» бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә торак урын үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштырылган (фатирда тиешле рөхсәтне алмыйча бүлгеләрне сүтү эшләре башкарылган).
Әлмәт зонасы торак инспекциясе Калинин урамы буенча 62 нче торак йорт фатиры милекчесенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясының 2 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзеде, административ штраф салу турында карар чыгарылды һәм үзгәртеп планлаштыру эшләрен законда билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерү яки фатирны проект хәленә китерү турында күрсәтмә бирелде.
Хәзерге вакытта әлеге эшләрнең үтәлеше Әлмәт зонасы торак инспекциясе контролендә тора.