Үтеп керүгә комачаулаган өчен җаваплылыкка тарту турында

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

2020 елда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ «Түбән Камагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсеннән җиткерелгән күпфатирлы йортларның фатирларына техник хезмәт күрсәтү өчен комачаулаучы физик затларга карата 6 материал карап тикшерелде.

         Барлык физик затлар да инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.23 ст. «Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын имин файдалануны һәм карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрен бозу» дигән 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

          Административ материалларны карап тикшергән вакытта барлык физик затлар тарафыннан фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне раслаучы актлар бирелүен исәпкә алып, гаеплеләргә кисәтү рәвешендә административ җәза билгеләнде.

          Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күпфатирлы йортларның милекчеләре һәм торак урыннарны наймга алучылар тарафыннан фатир эчендәге газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтү кирәклеге турында искәртә.

   Йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау эшләрен башкарудан баш тарткан өчен, гражданнарга 1000 сумнан 2000 сумга кадәр штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча административ җаваплылык каралган.

  Административ хокук бозуны кабатлаган гражданнарга 2000 сумнан 5000 сумга кадәр административ штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International