Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре турында

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама районының Красный Ключ поселогының Үзәк урамы буенча 14 нче йортта яшәүченең кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләргә түләү хисаплау тәртибен үтәүгә карата мөрәҗәгатен карап тикшерде.

       Индивидуаль исәпкә алу приборлары күрсәткечләре булмауга бәйле рәвештә, РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре нигезендә, әлеге коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү түбәндәгечә гамәлгә ашырылган: 3 ай дәвамында – индивидуаль исәпкә алу приборы күрсәткечләре буенча билгеләнгән коммуналь ресурсны куллануның исәпләнгән уртача айлык күләменнән чыгып, алга таба – яшәүчеләр саны буенча коммуналь ресурсларны куллану нормативларына карап.

        «Красный Ключ» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан мөрәҗәгать итүченең фатирында коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборлары куелган, тикшерү нәтиҗәсендә аларның төзеклеге расланган, тикшерү вакыты чыкмаган. Кайнар, салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләре өчен индивидуаль исәпкә алу приборларының факттагы күрсәткечләреннән чыгып элек исәпләнгән түләүләргә төзәтмәләр кертелгән. Мөрәҗәгать итүченең фатиры буенча 16965,81 сум күләмендә үзгәреш белән, түләүләр яңача исәпләнгән.

       Алга таба коммуналь хезмәтләр өчен түләүне дөрес исәпләү өчен, торакчыга даими (ай саен) индивидуаль исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен идарәче компаниягә тапшырырга киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International