2020 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәр суды Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан законсыз үзгәртеп планлаштыру факты буенча административ җаваплылыкка тартылган торак йорт бинасы милекчесенең шикаятен карады.
Дәгъвачы судка бирелгән шикаятен үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре белән һәм, нәтиҗә буларак, Инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылу белән килешмәвен нигезләде. Штраф рәвешендә җәзага тарту дәгъвачының законлы хокукларын боза, дип саный.
Әмма суд дәгъвачының дәлилләре белән килешмәде, Инспекция карарын үзгәрешсез калдырды. Моннан тыш, хокук бозучының гаебен дәлилләп, ТР Яр Чаллы шәһәр судының 2007 елның 28 февралендәге карары теркәлде, анда суд дәгъвачыга бинаны беренчел халәтенә китерү йөкләмәсен бирә. Әмма суд карары дәгъвачы тарафыннан игътибарга алынмаган һәм үтәлмәгән.
Ачыкланган бозулар буенча тикшерү нәтиҗәләре шулай ук Инспекция тарафыннан Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына җибәрелде.